Районда Чечняда һәлак булганнарны искә алдылар
Яшәеш

Районда Чечняда һәлак булганнарны искә алдылар

Чечня бәрелешләрендә безнең районнан 280ләп ир-егет катнаша

Нәкъ 30 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә Төньяк Кавказда контртеррорчылык оперциясе башлана. Чечня бәрелешләрендә безнең районнан 280ләп ир-егет катнаша. Шуларның өчесе канлы бәрелешләр вакытында һәлак була.

Чечняда һәлак булганнарны искә алу һәм 9 декабрь – Ватан Геройлары көннәре уңаеннан хәрби бурычларын үтәгәндә чәчәк кебек гомерләре өзелгән егетләр – Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Раушан Фатыйхов каберләренә чәчәкләр салу, аларның әти-әниләре белән очрашу – күркәм традиция. Быел да “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафаэль Садыйков җитәкчелегендә бер төркем хәрби хәрәкәт ветераннары – үзләре дә әлеге бәрелешләрнең шаһитлары булган райондашларыбыз Рәшит Ахунов, Ришат Юзекаев, Радик Насыйбуллин, Радик Зиннәтуллин хәрби дусларын искә алдылар.
 


Нет комментариев