“Нәүрүз” ширкәте ашханәсендә хезмәт куючы пешекчеләр Физилә МӨХӘММӘТДИНОВА, Гөлгенә ГАБДРАХМАНОВА, Язилә ГАЛИМУЛЛИНА өчен эшнең кызу чоры
Алар Яңавылдагы сөтчелек мегафермасында эшләүчеләр һәм район кырларыннан алтын бөртекләрне җыючылар өчен кайнар ризыклар әзерлиләр.
Пешекчеләр арасында иң күп стажлысы – Гөлгенә ханым. Ул ширкәттә ун ел әлеге вазифада эшли. Башта Көчек ашханәсендә хезмәт куйса, ике ел инде көн саен Тукай авылыннан килеп йөри. Авылдашы Язилә дә быел пешекчеләр сафын тулыландырган. Ике дус, авылдаш көн саен иртәнге сәгать биштә эшкә чыгып китәләр.
Өлкән пешекче Физилә ханым ясә Яңавылда гомер кичерә. Күп еллар тәрбияче, соңрак укытучы булып эшләгән Физиләгә авылларында мәгариф учреждениеләре ябылганнан соң, бөтенләй башка өлкәне сайларга туры килә.
Бу ханымнарның өлгерлегенә, осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Йокыдан иртүк торып мал-туар, кош-кортларын карап, өйдәгеләргә төшке ашны әзерләп эшкә китәләр алар.
Ә монда килгәч беренче эш итеп иртәнге аш әзерлиләр.
– Гадәттә, ул ботка була. Һәм аны мегаферманың тулай торагында яшәүче 25 кешегә пешерәбез, – ди Гөлгенә.
Ул арада газ плитәсенә зур кәстрүл белән шулпа куялар, икенче ашка кирәк-яракларны әзерли башлыйлар. Чөнки төшке һәм кичке ашлар белән йөздән артык эшче туклана.
– Төшке ашка көн саен аш пешерәбез. Токмачлы, борчаклы, борщ, солянка әзерлибез, – ди Физилә.
Икенче ашны да төрләндереп торалар. Бәрәңге боламыгы белән кәтлит, гуляш белән макарон, борчак боткалары һәм башкалар.
– Кәтлитләрне 120шәрне ясыйбыз. Көн саен дүрт чиләк бәрәңге әрчибез, унар кило ит турыйбыз, бер-ике кило суган әрчибез, – ди Язилә.
Пешекчеләр сөт һәм икмәк муллыгы өчен көрәшүчеләрне камыр ризыклары белән дә сыйлыйлар.
– Вак бәлеш өчен җылы су, көнбагыш һәм ак майлар, сөтөсте, йомырка, тоз, шикәр комы, чүпрә салып басылган камыр бик тәмле була. Эчлегенә ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борычны яхшылап болгатып салабыз, – ди камыр ризыклары пешерү остасы Гөлгенә ханым.
Вак бәлеш, күмәч, пирожкиларны да күп итеп пешерәләр. Чөнки камыр ризыкларын эшчеләр бик яраталар, диләр.
Кичке аш та туклыклы булсын өчен тырышалар.
– Күңел биреп һәм “бисмилла” әйтеп әзерләнгән ризык кына тәмле булганын истән чыгармыйбыз, – диләр пешекчеләр.
Кырда эшләүчеләргә ризыкларны термосларга тутырып җибәрәләр. Аларны җир улларына Фоат Камалетдинов алып бара.
– Ул безгә тәмле ризыклар өчен эшчеләрдән “бер кочак” рәхмәт алып кайта. Анысы – иң мөһиме, – диләр, зур канәгатьлек белән пешекчеләр.
Алар муллык чорында үз бакчаларында үскән ташкабак, кыяр-помидорларны алып килеп тә ризыклар әзерләгәндә файдаланалар. Алмадан компот та кайнаталар.
Пешекчеләр бер сүздә булып, дус, тату эшлиләр. Эшне бу – синеке, бу минеке дип бүлмиләр. Кем нәрсәгә өлгерә, шуны башкара.
– БЕРДӘМ БУЛГАНДА ГЫНА ЭШ ТӘ ҖЫРЛАП БАРА, КӘЕФ ТӘ КҮТӘРЕНКЕ БУЛА, – ДИЛӘР ФИЗИЛӘ, ГӨЛГЕНӘ, ЯЗИЛӘ ХАНЫМНАР.
Нет комментариев