Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена делегат Әлфирә Низамова: “Минем өчен көтелмәгән шатлык булды ул“

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена делегат булып сайлану минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Авылда туып-үскән, гомер иткән гап-гади авыл хатыны өчен шундый әһәмиятле милли чарага юллама алуны үземә, иҗатыма, мәдәният өлкәсендә башкарган эшләремә олы бәя, хөрмәт, шул ук вакытта үзем өчен зур җаваплылык буларак кабул иттем. Татарстан Язучылар берлегенең чит...

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена делегат булып сайлану минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Авылда туып-үскән, гомер иткән гап-гади авыл хатыны өчен шундый әһәмиятле милли чарага юллама алуны үземә, иҗатыма, мәдәният өлкәсендә башкарган эшләремә олы бәя, хөрмәт, шул ук вакытта үзем өчен зур җаваплылык буларак кабул иттем.

Татарстан Язучылар берлегенең чит җирләрдә яшәүче иҗат әһелләрен очраштырган корылтайларында берничә тапкыр катнашкан булсам да, конгрессның киң масштаблы, олы максатлы җыенына тәүге тапкыр баруым. Бөтендөнья татар конгрессы исә - җаныма җылы, иҗатыма ялкын өстәүче милли учак ул. Конгресс исеменнән тапшырылган мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын иҗади хезмәтемә олы бәя дип бик кадерләп саклыйм.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән, бер үк уй, бер үк максат белән янган, бер-берсе белән очрашуларны зарыгып көткән меңләгән татарны җыячак. Чит төбәкләрдә яшәгән татарларга мин гомерем буе сокланып, көнләшеп карадым. Аларда татарлыкны саклау теләге көчле, алар максатчан, үҗәт... Корылтайда мин нәкъ шундый милли җанлы кешеләр белән аралаша алачакмын бит!

Һәр корылтай, һәр җыелуның ниндидер халык өчен файдалы, нәтиҗәле гамәле, карары булырга тиеш. Чираттагы очрашуда милләттәшләрем татар телен саклау, югалтмау мәсьәләсен күтәрергә җыеналар. Зур чарада җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ булдыру, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү кебек мөһим юнәлешкә игътибар биреләчәк.

Чыннан да, бүгенге көндәге иң актуаль һәм кискен проблемаларның берсе бу. Үзебезнең районда да татар теленә карашны бик тә үзгәртәсе, туган телебезне үги күрүче милләттәшләребезне уятасы килә:

Татар бетә диләр, чаң сугалар,

Бетми татар, әйтмә, кирәкми!

Тел дә бетми, әле озак-озак,

Назлап торыр безнең йөрәкне...

Күмсәләр дә, асса-киссәләр дә,

Тел чишмәдәй бәреп чыгачак!

"Әдрән диңгез", "Җидегән чишмә"ләрдәй

Чын татарча челтерәп торачак!

Шулай гына була күрсен!

Ә корылтайга килгәндә, аның программасы гаять бай күренә. Пленар утырышта рәис тә сайланачак. Милли тематикалы күргәзмәләр, дискуссия мәйданчыклары, концертлар, очрашу, аралашу,сөйләшүләр... Татар дөньясының бер вәкиле буларак мин дә бу көннәрне зарыгып көтәм. Имин генә барып кайтуларны насыйп итсен Ходай!

Редакциядән.

Әлфирә ханым - безнең районнан әлеге съездга барачак бердәнбер делегат. Ул - Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре, "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берлеге әгъзасы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге премияләр лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев