19 июль 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе вокзалы каршында яңа парк булачак
"Вокзал каршында нәрсә булачак?" Соңгы вакытларда Әгерҗедә бу сорауны еш ишетергә мөмкин. Шушы көннәрдә әлеге мәйданчыкта булып, бу сорауга җавап эзләдек. Парк зонасы булачак Ахыр чиктә биредә кече архитектура формалары урнаштырылган парк зонасы булырга тиеш. Хәер, баштан башлыйк әле. Вокзал каршын капиталь төзекләндерү иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә тәгаенләнгән республика программасы кысасында...
-
Кама елгасында суга батучы табылды
Узган ялларда Красный борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт Удмуртия кешесе баткан дип язган идек. 38 яшьлек ир-атның гәүдәсен икенче көнне тапсалар да, калган өчесенекен, шул исәптән 10 яшьлек малайныкын да эзләү эшләре дәвам итте. Бүген көндезге сәгать унбер тирәсендә Кама елгасында баткан 53 яшьлек ирнең гәүдәсен...
-
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена делегат Әлфирә Низамова: “Минем өчен көтелмәгән шатлык булды ул“
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена делегат булып сайлану минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Авылда туып-үскән, гомер иткән гап-гади авыл хатыны өчен шундый әһәмиятле милли чарага юллама алуны үземә, иҗатыма, мәдәният өлкәсендә башкарган эшләремә олы бәя, хөрмәт, шул ук вакытта үзем өчен зур җаваплылык буларак кабул иттем. Татарстан Язучылар берлегенең чит...
-
Әгерҗе музеенда сугыш елларында язылган шигырьләр дәфтәре бар
Әгерҗенең Ометов урамындагы баракларны юкка чыгару башлангач, анда эшләүчеләр белән элемтәгә кереп, берәр кызыклы әйбер табылса, безгә хәбәр итүләрен яисә музейга тапшыруларын үтенгән идек. Музей белән даими элемтәдә торучы, тарихыбызны тирән белүе белән сокландыручы Альберт Арсланов ул урыннардан табылган берничә экспонат китерде. Һәр тарихи истәлек - безнең өчен кыйммәтле табыш...
-
Исәнбай кызы – “Сәләт“тә
"Сәләт" аланына бер барган кеше анда, һичшиксез, кире әйләнеп кайта, диләр. Мин дә шулай. Быел инде өченче тапкыр катнаштым. Барган саен үземә ачыш ясыйм, яңа дуслар табам, тәҗрибә туплап кайтам. Беренче тапкыр 2013 елда "Раушан" аланына барган идем. Ул аланда "Ялкын" журналы хезмәткәрләре тарафыннан журналистика буенча алып барылган мастер-класслар күңелемә...
-
Кичкетаңда – палаткалы лагерь
Бу көннәрдә 30 бала Кичкетаңда "Лабиринт" палаткалы лагеренда ял итә. Аны оештыручы - "Форпост" үзәге. Биредә укучыларны җиде көнлек ял көтә. Хәер, биредә алар ял итәләр генә дию дөрес булмас. Укучыларны һәр көнне төрле кызыклы чаралар көтә. Якында гына - волейбол һәм футбол кыры. Лагерь патриотик юнәлештә булганлыктан, малайлар-кызлар үзләрен...