Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе спорт сөючеләре чаңгы юлларына басты + ФОТО

Ундүртенче тапкыр үткәрелгән “Россия чаңгы юллары“ массакүләм спорт акциясенә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар.

Бүген “Орешник“ ял паркына өлкән яшьтәгеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды. Коллективлар гына да 15кә якын җыелды. Әлеге спорт чарасы, әнә шулай, һәр елны бик күпләрне җәлеп итүе белән үзенчәлекле дә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев барлык катнашучыларны сәламләгәннән соң спорт сөюче гүзәл затлар стартка бастылар. Алар 1,5 чакрым арага узыштылар. Дүрт ел рәттән беренче урынны яулаган Ирина Мерзлякова бу юлы да финиш сызыгын беренче булып кисеп чыкты. Аның артыннан башкалар да калышмады.

Ир-егетләр исә 3 чакрым ара уздылар. Ә лаеклы ялдагы спорт сөюче ветераннар 1,5 чакрымга ярыштылар.

  • Балачактан чаңгыда шуарга яратам. 77 яшемдә дә әле көн саен диярлек 3-4 чакрым йөреп кайтам.Саф һавада табигать кочагында чаңгыда җилдерүнең рәхәтлекләре, – диде Рәшидә апа Хуҗахмәтова.

Җиңүчеләрне спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов котлады. Аларга Мактау грамоталары, акциянең төп символы – башлыклар һәм “Олимп“ спорт комплексы, Боз сараена сертификатлар тапшырды.  

Аннан старт сызыгына укучылар бастылар. Бу ялларда авылларда да “Россия чаңгы юллары“ акциясе үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев