Әгерҗегә Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә
6 августта Әгерҗедә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне үткәрелә. Шул уңайдан бу көннәрдә Әгерҗе урамнарында төзекләндерү, чистарту эшләре бара. Тимер юл вокзалына илтә торган Вокзальная урамына асфальт түшәлү шәһәрдәшләребез өчен зур шатлык булды. Шәһәребезгә ямь биреп торучы "Яшьлек" паркында яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Тиздән бик матур фонтан эшли...
Шул уңайдан бу көннәрдә Әгерҗе урамнарында төзекләндерү, чистарту эшләре бара. Тимер юл вокзалына илтә торган Вокзальная урамына асфальт түшәлү шәһәрдәшләребез өчен зур шатлык булды. Шәһәребезгә ямь биреп торучы "Яшьлек" паркында яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Тиздән бик матур фонтан эшли башлаячак. Бу көннәрдә хезмәт коллективлары, яшьләр паркта өмәләрдә актив катнашалар. Шәһәр бәйрәменә кадәр өмәләргә чыгып, һәр йорт, оешма-предприятие тирәсен тәртипкә китерү - һәрберебезнең бурычы. Туган Әгерҗебезне бәйрәмгә ялт итеп кую һәм шул чисталыкны саклауда барыбыз да катнашыйк, хөрмәтле әгерҗелеләр.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев