22 июль 2016 яңалыклары
-
Әгерҗе бүлеге полиция хезмәткәрләре - икенче урында
Тиздән "Яшьлек" паркында видеокамералар урнаштырылачак. Авыллардагы дружиначылар активрак эшли башладылар... Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге эшчәнлегенең бу елның беренче яртыеллыгына багышланган киңәшмәсендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. ӘГЕРҖЕ - ИКЕНЧЕ УРЫНДА Бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Шмырин киңәшмәне күңелле саннардан башлады. Ярты еллык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Әгерҗе...
-
Бәхетле ханымның сәгадәтле сәгатьләре
"Гаиләсендә бәхетле кеше генә чын бәхетле". Лев ТОЛСТОЙ. Озак еллар финанс-бюджет бүлегендә җаваплы вазифалар башкарып олы хөрмәт яулаган, шушы көннәрдә тагын бер күркәм юбилеена килеп җиткән Дамира ханым ИОНОВА белән аның балачагы үткән туган нигезендә очраштык. Ишегалды яшел үлән, күз явын алырдай чәчәкләр, әтисе Мәсгуть ага утырткан алмагач быел да...
-
Син җитмисең безгә, әткәй
Әткәйнең арабыздан китүенә өч ел узса да, Әгерҗедә Киров урамындагы өебезгә барган саен каршыга килеп чыгар да, иңнәрдән кочып алыр кебек. Исән булса, аңа 23 августта 90 яшь тулган булыр иде. Үзебез инде дәү әти булсак та, бүген дә безгә әткәй җитми. Йортыбызда бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Менә орден-медальләре тагылган...
-
Әгерҗе кибете сатучысы Президент кулыннан бүләк алды
Сәүдә өлкәсендә 40 еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район кулланучылар җәмгыятенең Әгерҗедәге 20нче кибете өлкән сатучысы Зәйтүнә Рәхимҗан кызы НУРИМАНОВАга "Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре" дигән Мактаулы исеме бирелде. Зәйтүнә ханымга әлеге олы бүләкне Татарстан потребкооперациясенең йөз еллык юбилей тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Котлыйбыз!
-
Әгерҗе – томан эчендә
Менә инде ничә көннәр рәттән Әгерҗедә һәм тирә-як авылларда ниндидер томан күзәтелә. Ул бик күпләрдә бераз шик һәм шөһбә уята. Күрше-тирә төбәкләр дә шундый ук "томан" эчендә. Синоптиклар әйтүенчә, бу томан түгел, ә янгыннар нәтиҗәсе. Бүген Ханты-Мансийск һәм Ямал-Ненец автономияле округларында, Коми республикасында янгыннар аркасында катлаулы хәл саклана. Әлеге төбәкләрдәге...
-
Әгерҗегә Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә
6 августта Әгерҗедә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме һәм Шәһәр көне үткәрелә. Шул уңайдан бу көннәрдә Әгерҗе урамнарында төзекләндерү, чистарту эшләре бара. Тимер юл вокзалына илтә торган Вокзальная урамына асфальт түшәлү шәһәрдәшләребез өчен зур шатлык булды. Шәһәребезгә ямь биреп торучы "Яшьлек" паркында яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Тиздән бик матур фонтан эшли...
-
Августта әгерҗелеләрне өстәмә ял көтә
30 август - Республика көне. Бу бәйрәм быел сишәмбегә туры килә һәм ул ял көне. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыска булачак һәм 30ында ял итәбез.
-
“Алмалы“да – Әгерҗенең яшь хоккейчылары
Красный бордагы "Алмалы" лагеренда спорт сменасы эшли. Биредә 50 бала ял итә, тренерлары җитәкчелегендә тренировкалар уздыра. Яшь хоккейчылар көнгә дүрт тапкыр тренировкада шөгыльләнәләр, биш тапкыр тәмле ашлар белән сыйланалар, кичләрен күңел ачу чараларында катнашалар.
-
Казаннан - Европа буйлап сәяхәткә!