Фермерларны грантлардан һәм мобиль кушымтадан файдаланырга чакыралар
Район тормышы

Фермерларны грантлардан һәм мобиль кушымтадан файдаланырга чакыралар

Авыл хуҗалыгы яңалыклары

Узган атнада «Агрохимсервис» җәмгыяте базасында Казаннан килгән авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре Әгерҗе һәм Менделеев районнары фермерлары, хуҗалык җитәкчеләре өчен семинар уздырдылар. Сүз хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итүче өстенлекле программалар һәм терлекчелек өлкәсендә, бигрәк тә сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешү юллары турында барды.

ТРда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәгенең бүлек җитәкчесе Илнур Әбделманов семинарда катнашучыларны дәүләт программалары белән таныштырды. Шуларның берсе – авыл хуҗалыгында фермерлык һәм кооперация системасына караган «Агростартап» проекты. Анда яңа эш башлаучы фермерлар һәм эшмәкәрләр катнаша һәм үз хуҗалыкларын үстерүгә 3 миллион сумга кадәр дәүләттән бушлай ярдәм алала.

Бу сумманың 90 проценты дәүләткә кире кайтарылмый, ә 10 проценттан ким булмаган сумма фермерның үзенеке булырга тиеш. Шартлары: катнашучыларның авыл хуҗалыгы буенча урта, югары, өстәмә белемле булуы сорала. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы белгечлегенә ия булмаучыларга да өстенлекләр каралган. Катнашучының алдагы 5 елга грантны үзләштерү планы булу мөһим. Грант алучы эш урыннары белән дә тәэмин итәргә тиеш: 2 миллион сумга кадәр алганда – бер, ике миллион сумнан артканда ике кешене эшкә урнаштыру шарт. Акча конкурс нигезендә бүленә. Һәм ул алу датасыннан алып 18 ай эчендә кулланылырга тиеш. Грант акчасын мөгезле эре терлек симертү, ат, сарык, кәҗә, йорт куяннары, кошчылык фермаларына, балык үрчетү, бәрәңге, яшелчә, бөртекле һәм башка культуралар, җиләк-җимеш үстерү, гөмбә җитештерү, умартачылык юнәлешендә тотарга мөмкин.

– Гадәттә, теге яки бу программада катнашырга теләүчеләрне документлар җыю мәшәкате куркыта. Моның бер катлаулылыгы да юк. Бизнес план төзегәндә генә авырлыклар чыгарга мөмкин. Аның буенча без ярдәм итәчәкбез, – диде Илнур Әбделманов.

Ул семинарда катнашучыларны «Гаилә фермасы», «Агропрогресс» программалары белән дә таныштырды. Әлеге дәүләт ярдәмнәреннән файдаланырга теләкләре булган райондашлар авыл хуҗалыгы идарәсенә – 22404 телефоны буенча шалтырата алалар.

– Без дә сезгә документларны тиешле дәрәҗәдә дөрес итеп тутыруда ярдәм кулы сузарга әзер. Катнашу теләкләре булганнар узган елларда грант алган фермерларның эш тәҗрибәләрен дә өйрәнә алалар, – диде район башлыгы Азат Вәлиев.
 


Нет комментариев