Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Әгерҗе укучылары өчен “Фронттан хатлар” дигән музей дәресе үткәрелде

Балалар тарих белән танышты

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Фронттан хатлар» дигән музей дәресе үткәрелде.

Дәрес башында легендар Левитанның сугыш башлану турында хәбәре тыңланды, аннары музейның фәнни хезмәткәре укучыларны солдат хатлары тарихы белән таныштырды. Һәр укучы Әгерҗе районында туып – үскән Бөек Ватан сугышында катнашучылар-туганнарына һәм якыннарына язылган фронт хатларын укыды. Дәрес ахырында укучылар өчпочмак-хатлар җыярга өйрәнделәр.

Музей дәресе барышында музей фондларында сакланучы фронт хатлары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев