Шаршады клубында “Бишек җыры – күңел көзгесе“ дип исемләнгән бәйрәм узды
Мәдәният

Шаршады клубында “Бишек җыры – күңел көзгесе“ дип исемләнгән бәйрәм узды

Биредә татар халкының күңел бизәкләре татар өе күренешләрендә, сиртмәле бишектә, җыр-биюләрдә, кул эшләрендә, милли киемнәрдә чагылыш тапты.

Күңел җылысы кушып уздырылган кичәдә сәхнә ветераннары да, яшьләр дә бик моңлы итеп бишек җырларын башкардылар. Бәби ашы вакытында татар халкының аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы да ачык чагылды.


Нет комментариев