Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Иртәгә район мөселманнары Саклауга җыела

- Саклау мәчете янында хәзрәтләр, имам-хатыйблар, абыстайлар, дин юлында йөрүче мөэмин-мөселманнар катнашында 16 июль көнне сәгать 10 да башланачак җыенда, күркәм гадәт буенча, эшләнгәннәргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар, планнар барланачак. 105 еллык тарихы булган мәчеттә гыйбәдәт кылып, яшел аланда казан асып әзерләнгән хәләл ризыкларны ашап, Саклау чишмәсенең суыннан кайнатылган...

- Саклау мәчете янында хәзрәтләр, имам-хатыйблар, абыстайлар, дин юлында йөрүче мөэмин-мөселманнар катнашында 16 июль көнне сәгать 10 да башланачак җыенда, күркәм гадәт буенча, эшләнгәннәргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар, планнар барланачак. 105 еллык тарихы булган мәчеттә гыйбәдәт кылып, яшел аланда казан асып әзерләнгән хәләл ризыкларны ашап, Саклау чишмәсенең суыннан кайнатылган чәйләр эчеп тәнгә сихәт, җанга рухи азык алырга чакырабыз сезне, мөселман кардәшләребез. Дини темага язылган шигырьләр, өлкәннәрдән сакланып килгән мөнәҗәт-бәетләрегез белән дә таныштырырга мөмкин булакчак, - ди район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.

Үзегезгә кирәкле дини китапларны, киемнәрне hәм башка төрле товарларны сатып алу өчен мөселман кибетләре дә эшләячәк. Шулай ук, Саклау чишмәсенең сихәтле суын алыр өчен савытлар алып килергә дә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев