15 июль 2016 яңалыклары
-
Әгерҗедән Селивановлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтә
Әгерҗедә яшәүче Михаил-Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр. ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров юбилярларга иң матур теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларны тәбрикләү тантанасы никахларын рәсми рәвештә теркәгән яшь парлар - Әгерҗедән...
-
Иртәгә район мөселманнары Саклауга җыела
- Саклау мәчете янында хәзрәтләр, имам-хатыйблар, абыстайлар, дин юлында йөрүче мөэмин-мөселманнар катнашында 16 июль көнне сәгать 10 да башланачак җыенда, күркәм гадәт буенча, эшләнгәннәргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар, планнар барланачак. 105 еллык тарихы булган мәчеттә гыйбәдәт кылып, яшел аланда казан асып әзерләнгән хәләл ризыкларны ашап, Саклау чишмәсенең суыннан кайнатылган...
-
Әгерҗе районында сөт күбрәк савыла
Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында көн саен 68500 тонна сөт савыла. Бер сыердан савылган сөт 15,6 кило тәшкил итә. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 0,5 килога артык. "Наҗар" ширкәтендә уртача савым - 13,5, "Сарсак-Омга"да - 13,3, мегафермада - 21 кило. Шәхси хуҗалыклардан көн саен 8 тонна сөт озатыла.
-
“Тирсә“ бүлекчәсендә комбайннар парады узачак
18 июльдә "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенең Тирсә бүлекчәсендә комбайннар парады уза. Биредә авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерәчәк. Шулай ук Казаннан вәкилләр килүе дә көтелә. Шулай ук "Наҗар", "Сарсак-Омга" ширкәтләрендәге техниканың да урып-җыю чорына әзерлеге тикшереләчәк һәм бәя биреләчәк.