21 февраль 2018 яңалыклары
-
Тирсә балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды + ФОТО
Бүген Халыкара туган тел көнендә Тирсә балалар бакчасында һәм Мәдәният йортында район күләмендә бик зур чара узды. Бәйрәмгә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасы тәрбиячеләре дә килгән иде. Районыбызда иң зур авылларның берсе булган Тирсәдә төрле милләт халыклары яши. Балалар бакчасында да 80гә якын бала арасында татарлар, руслар,...
-
Әгерҗе эшмәкәрләрен эчкерсез сөйләшүгә чакырдылар
"Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү" форматындагы очрашулар кысасында Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды. Әгерҗенең "Авангард" яшьләр үзәгендә узган очрашуда ТР эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе...
-
Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый
Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА "Новости" Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә. "Ул юлламага безнең (ышанычлы кешеләре - ред. иск.) барлык тәкъдимнәребезне кертергә вәгъдә итте", - дигән Румянцев агентлыкка. Алдан, 29 гыйнварда, Путин сигез төркемгә...
-
Ватанны саклаучылар көнендә район спартакиадасы була
23 февральдә "Олимп" спорт комплексында авыл җирлекләре арасында спартакиада уза. Командалар аркан тарту, кул көрәше, дартс, волейбол ярышларында сыналалар. Теркәү сәгать 9да башлана. Спартакиаданы тантаналы ачу - сәгать 10да.
-
Әгерҗедә ир-егетләргә багышланган концерт була
22 февральдә 15 сәгатьтә район Мәдәният сараенда "Ир-егетләргә багышлана" исемле бәйрәм концерты була. 24 февральдә 20 сәгатьтә район Мәдәният сараена ретро-дискотекага көтеп калалар.
-
Бер баш сыерга – ике, кәҗәгә бер мең субсидия бирелә
Сыер һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан быел да Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтергә планлаштыра. Субсидия күләме бер баш савым сыерга - ике мең, кәҗәгә бер мең сум. Агымдагы елда биягә азык алуга һәм сыерга ветеринар профилактик чаралар уздыруга киткән чыгымнар өчен субсидия алуга...
-
Март аенда Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. (Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8...
-
Бүген – Халыкара туган тел көне
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елда ЮНЕСКО карары белән билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла.
-
1 апрельдән пенсия өч процентка кадәр арта
Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак. Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң...