Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Март аенда Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. (Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара", - диелгән хәбәрдә.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март көннәре ял көннәре санала.

7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Республика халкын тагын өч ял көне атна ахырында көтә. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2018 елның 23, 24 һәм 25 февраль көннәре ял көннәре санала. 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев