Хикәя: Бербөтен була алмаган ике ярты без
Бүген эш атнасының соңгы көне. Һәркем өенә иртәрәк кайтырга ашыга. Мин, җитәкче булгач, гадәттәгечә, иң соңыннан кузгалам. Барысын да күздән кичереп ишек тоткасына тотынгач, сәгатемә күз салдым. Алай да бүген иртәләгәнмен икән. Ярар, кузгалыйм, әле җиде чакрым кайтасы да бар. Дөрес, ишек төбендә җиңел машинам көтеп тора.