Язның ничек буласын беләсең килсә, март сынамышларына күз сал
Яшәеш

Язның ничек буласын беләсең килсә, март сынамышларына күз сал

Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.


Беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.


Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп киллер.


Мартның унҗидесендә көннәр елтырый, таудан сулар чылтырый.

Мартның егерме бишендә су катса, бер атналык юлга чык.


Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.


Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел киллер; җиргә кунса, озак килер.
 


Нет комментариев