Сорау – җавап: сәдака мөмкинлектән чыгып бирелә
“Күптән түгел туганымны соңгы юлга озатырга баргач, кабер казучыларга фәлән сум, ләхет алучыларга фәлән сум, мәет юучыларга фәлән сум бирергә кирәк булачак дигән күрсәтмәләрне ишетеп, бик нык кәефем төште. Сүз дә юк, әлеге хезмәтләрне башкару җиңел түгел. Әмма кеше сәдаканы үз мөмкинлегеннән чыгып бирергә тиеш түгелмени?”
Г.ГӘРӘЕВА.