Сорау – җавап: сәдака мөмкинлектән чыгып бирелә
Ислам нуры

Сорау – җавап: сәдака мөмкинлектән чыгып бирелә

“Күптән түгел туганымны соңгы юлга озатырга баргач, кабер казучыларга фәлән сум, ләхет алучыларга фәлән сум, мәет юучыларга фәлән сум бирергә кирәк булачак дигән күрсәтмәләрне ишетеп, бик нык кәефем төште. Сүз дә юк, әлеге хезмәтләрне башкару җиңел түгел. Әмма кеше сәдаканы үз мөмкинлегеннән чыгып бирергә тиеш түгелмени?” Г.ГӘРӘЕВА.

Әлеге сорауга район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә:

  • Безнең  динебездә югарыда телгә алган хезмәтләрне башкаручыларга фәлән сум бирергә кирәк дигән күрсәтмәләр юк. Әлеге хезмәт авыр дигән фикер белән мин дә килешәм. Әмма кеше сәдаканы үзенең матди хәленнән чыгып бирә. Вафат булучыларны соңгы юлга озатучылар арасында төрлесе очрый. Кайчак гаиләдә ятим балалар да кала. Андый гаиләләрдән ничек фәлән сум дип сорап сәдака аласың инде?  Гүр сәдакасы дигән әйбер дә юк. Мөмкинлеге булса, кеше аны бирә, булмаса – юк.

Кабер казырга үз кешеләре булмаган очракта бу эшне яллап башкарырга туры килә. Һәм, әлбәттә, моның өчен акча түләргә кирәк. Бу очракта моңа өстәп тагын сәдака бирү дә мөһим гамәл түгел дип уйлыйм. Дөрес, әгәр мәетне озатучы кеше шулай тели икән, бу – аның үз ихтыярында. 


Нет комментариев