Ул егерме алты яшендә Дан ордены белән бүләкләнә
«Бик еш кына шушы орденымны, министрның исемле сәгаен кулыма алам да, хезмәт елларымны искә төшерәм. Хезмәтемне күрә һәм бәяли белгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт укыйм», – ди Исәнбайның заманында алдынгы бозау караучысы булган, соңыннан дуңгызчылыкта эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Гөлия ИЖБУЛДИНА.