Девятерняда мөмкинлекләре чикле авылдашларын бәйрәмгә җыйдылар
Мәдәният

Девятерняда мөмкинлекләре чикле авылдашларын бәйрәмгә җыйдылар

Девятерня Мәдәният йортында Инвалидлар декадасы уңаеннан күңелләргә үтеп керерлек матур бәйрәм булды.

Авылда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле апа-абыйларга Мәдәният йортында зур хөрмәт күрсәтелде. Башта алар кино карадылар. Аннан бәйрәм табын артына күчте. Мәдәният йорты мөдире Фәнис Арсланов гармунда уйнап бәйрәм кунакларын җырлатты. Тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар алар.

 


Нет комментариев