20 апрель 2018 яңалыклары
-
Укучылар “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәмендә катнаштылар
Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.
-
Толстой урамында узачак Урам бәйрәме иртәгәгә күчерелде
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак билгеләнеп үтү уңаеннан 21 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла. Ул якшәмбе көнгә билгеләнгән иде. Әмма синоптиклар якшәмбе һава торышы бозыла, диләр. Шуңа оештыручылар бәйрәмне шимбәгә күчерделәр.
-
Тикшерү бүлегендә халыкны кабул итәләр
24 апрельдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
-
Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә
Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».
-
ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар
ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
-
Әгерҗе районы егетләре армиягә җыена
Әгерҗе районыннан 188 егеткә повестка тапшырылды. Аларның 31е армия сафларына китәчәк.
-
Иртәгә Әгерҗедә татар зиратында өмә була
21 апрельдә, шимбә, Әгерҗедәге иске татар зиратында өмә була.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында – яңа рубрикалар
Август аенда Әгерҗе шәһәренең 80 еллык юбилее. Шул уңайдан “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында яңа рубрикалар игълан итәбез.
-
Бүген “Китапханәдә – төн“ акциясенә кушылабыз
Бүген, 20 апрельдә, Әгерҗедәге үзәк, балалар һәм барлык авыл китапханәләре “Бөтенроссия китапханәләр төне“ акциясенә кушыла.
-
Ферма бетерелеп “Пеләмеш“ бүлекчәсе хезмәтчәннәре эшсез калмасмы
Бу атнада “Пеләмеш“ бүлекчәсендә “Агрофирма–Әгерҗе“, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. Аның барышында авыл хезмәтчәннәре алдына күп кенә сораулар куелды.
-
Августта Әгерҗе шәһәренең 80 еллык юбилее зурлап бәйрәм ителә
Берничә айдан туган Әгерҗебезгә 80 ел тула. Бу уңайдан бәйрәм тантаналары кайчан узачак? Аның кысаларында нинди чаралар оештыру планлаштырыла?