Августта Әгерҗе шәһәренең 80 еллык юбилее зурлап бәйрәм ителә
Берничә айдан туган Әгерҗебезгә 80 ел тула. Бу уңайдан бәйрәм тантаналары кайчан узачак? Аның кысаларында нинди чаралар оештыру планлаштырыла?
Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА белән әңгәмә кордык.
- Римма Ринатовна, бәйрәмне уздыру көне билгелеме инде?
- Бәйрәм чаралары 4 августка тәгаенләнде. Матур традиция буенча, Шәһәр бәйрәмен Тимерьюлчылар көне белән тәңгәлләштереп уздырачакбыз. Бу көнне шәһәребездә бик күп мәдәни, спорт чаралары оештырыла, күргәзмәләр, аттракционнар эшләячәк. Бу хакта бәйрәм көне җитәрәк тәфсилләп сөйләрбез әле.
Быелгы бәйрәмгә яңа төсмерләр дә өстәргә уйлап торабыз. Әйтик, бәйрәмгә ике көн кала зонтлар парады уздыру, бер көн кала – шәһәр юбилее символы фестивале. Соңгысына килгәндә, башта шәһәребез юбилее символын уйлап табу буенча бәйге игълан ителә. Тәкъдим ителгән символлар арасыннан тавыш бирү юлы белән иң яхшысы сайлап алына.
- Быел шәһәр һәм район иҗат коллективлары арасындагы смотр-бәйгенең дә “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ исеме астында узуы мәгълүм...
- Әйе, смотр-бәйгедә катнашучылар өчен номинацияләр нәкъ менә шәһәр юбилеена туры китереп тәкъдим ителде. Болар – “Әгерҗе шәһәренең юбилеена багышлана“ дип аталган театральләштерелгән тамаша, “Бу районда яшисе һәм эшлисе килә“ дигән исем астында фотолар бәйгесе. Смотр-бәйгенең Исәнбай, Красный бор, Кырынды, Иж-Бубыйда зона турлары узды инде. 23 апрельдә, дүшәмбе, Мәдәният сараенда шәһәр зонасы өчен сайлап алу туры уза. 27 апрельдә көндезге сәгать 1дә – финал һәм шул ук көнне кичке сәгать 6да – гала-концерт.
Балалар сәнгать мәктәбе коллективының да быелгы отчет концерты шәһәребез юбилеена багышлана. Ул “Осталар шәһәре“ дигән исем астында май аенда узачак.
Әгерҗедә һәм районда узучы спорт чараларын да шәһәребезнең юбилеена багышлап уздырабыз. Алардагы җиңүләр дә нәкъ менә Әгерҗенең түгәрәк туган көненә тәгаенләнә.
- Мондый олы бәйрәмнән шәһәребездәге бер генә учреждение-оешма да читтә калырга тиеш түгелдер...
- Әлбәттә. Шәһәребезнең юбилее елында һәркемне “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ дигән исем астында яшәргә һәм эшләргә чакырабыз. Мәгариф учреждениесе булсынмы ул, сәламәтлек саклау оешмасымы, тимер юл предприятиесеме – Әгерҗе тарихын, аны язуга лаеклы өлеш кертүче шәһәрдәшләребезне барларга тәкъдим итәбез. Һәр оешмада озак еллар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннар бар. Алар белән очрашулар уздыру, бергәләп тарихи истәлекләрне хәтердә яңарту кирәк. Безнең бурыч – туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлану хисләрен яшь буында да тәрбияләү. Ә тарихны барламыйча гына моны эшләү мөмкин түгел.
- Рәхмәт, Римма Ринатовна. Газетабыз битләрендә алга таба да бу темага янә әйләнеп кайтырбыз әле. Чөнки юбилей чаралары башланып кына килә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев