11 май 2016 яңалыклары
-
Казанда Җиңү паркында узган бәйрәмдә әгерҗелеләр дә катнашты
Районыбызның хәрби-диңгез флоты ветераннары - Иж-Бубыйдан Раиф Гәрәев, Исәнбайдан Илфат Ямалиев, Тирсәдән Илнур Фәсхетдинов Казанның Җиңү паркында узган бәйрәмдә катнаштылар. Аларны Татарстан Президенты сәламләде. Диңгезчеләр Рөстәм Миңнеханов белән фотога да төштеләр.
-
Әгерҗе егетләре армиягә китә
Бүген Әгерҗе районы хәрби бүлеге тантаналы рәвештә сигез егетне армия сафларына озата. Аларга район җитәкчеләре, руханилар үз хәер-фатихаларын бирәчәк. Әнә, Иске Эсләк егете Айдар Шакиров һәм Үтәгәннән Айрат Ибраһимов: "Без армиягә китәргә әзер", - диләр. Егетләрең икесе дә Сарапулда техникум тәмамлаган. Аларның теләге - махсус гаскәрләргә йә һава-десант гаскәрләренә эләгү....
-
Әгерҗе районында язгы чәчү эшләре узган елгы срокта тәмамланыр дип фаразланыла
"Мондый темплар белән эшләгәндә, быел да язгы чәчүне узган елдагы кебек вакытында төгәлләргә мөмкин булыр, мөгаен. Көннәрен генә бирсен Ходай", - диләр авыл хезмәтчәннәре. Юкка гына әйтелми бу сүзләр: быел яз иртәләгән кебек тоелса да, туфрак соң өлгерде. Шуңа Әгерҗе районы хуҗалыклары чәчү эшләренә дә бераз гына соңарып керешергә мәҗбүр...
-
Әгерҗе халкы утсыз кала
12 майда Әгерҗедә Спорт (6-40), Луговая (1-15), Яңа (1-35) урамнарында 9-12 сәгатьләрдә, Заводская (29-41) урамында 13-17 сәгатьләрдә, 13 майда Әгерҗедә К.Маркс урамы, 12, 14нче, Гагарин урамы 11нче йортларда 9-13 сәгатьләрдә, Гагарин (41-73, 12, 14), М.Горький (10, 53-76), Сәетов (2-7) урамнарында, II Гагарин тыкрыгында (1-9) 13-17 сәгатьләрдә ут булмый.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә арзанрак бәядән язылыгыз
"Әгерҗе хәбәрләре"нә икенче яртыеллыкка арзанрак бәягә язылып кую мөмкинлеге бар дип хәбәр итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Соңыннан ишетми калдык димәгез һәм бу турыда күршеләрегез, дусларыгызга да әйтегез. 12 майдан 22 майга кадәр матбугат басмаларына язылу буенча Әбунәче декадасы игълан ителә. Бу ункөнлектә "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта элемтәсе бүлекчәләрендә 540 сумга языла аласыз....