“Әгерҗе хәбәрләре“нә арзанрак бәядән язылыгыз
"Әгерҗе хәбәрләре"нә икенче яртыеллыкка арзанрак бәягә язылып кую мөмкинлеге бар дип хәбәр итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Соңыннан ишетми калдык димәгез һәм бу турыда күршеләрегез, дусларыгызга да әйтегез. 12 майдан 22 майга кадәр матбугат басмаларына язылу буенча Әбунәче декадасы игълан ителә. Бу ункөнлектә "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта элемтәсе бүлекчәләрендә 540 сумга языла аласыз....
12 майдан 22 майга кадәр матбугат басмаларына язылу буенча Әбунәче декадасы игълан ителә. Бу ункөнлектә "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта элемтәсе бүлекчәләрендә 540 сумга языла аласыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Бакча мәшәкатьләреннән бушаган арада почта элемтәсе бүлекчәләренә барып яки хат ташучыларда район газетасына 540 сумга язылып куегыз. 22 майдан соң язылу бәясе янәдән 600 сум булачак. Сәламәтлегегез булмау сәбәпле почтага бара алмасагыз, редакциягә 22962, 21721 телефоннарына шалтыратыгыз. Үзебез килеп яздырырбыз. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев