2 февраль 2016 яңалыклары
-
Девәтернә чыршысы - иң матуры
"Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Төньяк-Көнчыгыш зонада "Авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" номинациясендә Девәтернә авыл җирлеге өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
“Татарстан“ журналы - безнекеләр турында
Республикабызда 95 ел нәшер ителүче "Татарстан" журналының 2016 елдагы беренче санында Әгерҗе районы һәм аның кешеләренә багышланган махсус сәхифә дөнья күрде. Рус телендә нәшер ителүче журналда "Кичке Таң" заказнигы, Әгерҗе станциясендә Барековларның 200 еллык династиясе, тарихи Иж-Бубый һәм әлеге авылның унсигезенче мулласы Котдус хәзрәт Сәләхиев, Кичкетаңдагы гаилә фермасы хуҗасы Тәлгать...
-
Февральдә Әгерҗе халкын өстәмә ял көтә
Февральдә Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә. 23 февраль, сишәмбе, эшләми торган көн булачак. Бу көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Гомумән алганда, 2016 елда республика халкы 243 көн эшли һәм 123 көн ял итәчәк.
-
Әгерҗенең “Авангард“ кинотеатрында фильмны махсус күзлек киеп караячакбыз
Әгерҗелеләр бик тиздән "Авангард" кинотеатрының заманча залында яңа фильмнарның премьераларын чыккан көнендә үк карый алачаклар. Шунысы аеруча кызыклы, яңа фильмнарны 3D форматында махсус күзлек киеп карау мөмкинлеге дә булачак. 2016 Россиядә кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Россиянең Мәдәният министрлыгы Кино фонды белән берлектә 100 меңгә кадәр халкы булган...
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Олег ТРЕТЬЯКОВ - Күләгәш мәктәбе директоры: - Узган атнада мәктәбебезгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Лариса Яковлева килде. Ул 8-11 сыйныф укучыларына Парламент дәресе уздырды. Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында узган әлеге чара укучыларыбызга бик ошады. Лариса Николаевна депутат булуның бик тә җаваплы, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән мавыктыргыч эш булуы...
-
Әгерҗе студентларының да стипендиясе артачак
Россиянең мәгариф министры Дмитрий Ливанов Дәүләт Думасындагы "Хөкүмәт сәгате"ндә быелның 1 сентябреннән студентларның стипендиясе 4 процентка арттырылачагын хәбәр итте. Бу Әгерҗе районы мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортларында белем алучы Әгерҗе районы студентларына да кагыла.