Әгерҗенең “Авангард“ кинотеатрында фильмны махсус күзлек киеп караячакбыз
Әгерҗелеләр бик тиздән "Авангард" кинотеатрының заманча залында яңа фильмнарның премьераларын чыккан көнендә үк карый алачаклар. Шунысы аеруча кызыклы, яңа фильмнарны 3D форматында махсус күзлек киеп карау мөмкинлеге дә булачак. 2016 Россиядә кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Россиянең Мәдәният министрлыгы Кино фонды белән берлектә 100 меңгә кадәр халкы булган...
2016 Россиядә кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Россиянең Мәдәният министрлыгы Кино фонды белән берлектә 100 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда кинозалларны модернизацияләүгә субсидия бирү программасын гамәлгә кертте. Әлеге программа буенча конкурс игълан ителгән иде. Конкурска Россиянең 79 субъектыннан 655 гариза кергән. Бәйге нәтиҗәләре буенча Рәсәйнең 51 төбәгендә 143 кинозалны цифрлы җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр. Мондый бәхет Татарстанда нибары алты районга - Әгерҗе, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск һәм Тәтеш районнарына гына елмайды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев