Пенсионер ханым аккошны коткарган
Авыл тормышы

Пенсионер ханым аккошны коткарган

Әлеге игелекле ханым - Кырындыда яшәүче Физания Шамилова

Әгерҗедән Кырындыга кайтканда була бу хәл. Физания ханым Тирсә авылы янында попутка көткәндә электр чыбыгына эләгеп егылып төшкән аккошны күрә.

Ул аккошны күтәреп алып попуткада өенә алып кайта, аны бер-ике көн тәрбияли. Бәхеткә, аккошка зыян килми.

Кичә балалары кайтып аккошны Тирсә авылы янындагы елгага җибәрәләр.

Бу турыда редакциягә Красный бор аучылык хуҗалыгыннан Рәис Яхин хәбәр итте.

- Ул - аккош баласы. Гаиләсенә кушылгандыр дип ышанабыз, - диде ул.


Нет комментариев