Программа – гамәлдә
Галиуллиннар – 2020 елда гына гамәлгә кергән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасында катнашып, районда субсидия алган беренче гаилә.
Тирсә егете Марат белән Кырынды кызы Гөлиянең гаилә корып бергә яши башлауларына унбер ел. Яшьтәшләре шәһәр тормышын сайлаганда да Марат авылда төпләнеп калуны кулай күрә.
– Шәһәргә барсам, һава җитмәгән кебек тоела. Халык күп, транспорт хәрәкәте дә алҗыта. Ә авылда бөтенләй икенче мохит. Тыныч, рәхәт. Эш, терлек асрарга мөмкинлек булса, авылда да мул яшәргә мөмкин, – ди ул.
Яшь гаиләдә өч бала – кызлары Ильвина, уллары Илдан һәм Илфан үсеп киләләр. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укучы Ильвина белән Илданны атнага өч тапкыр Әгерҗегә – “Олимп“ спорт комплексына йөзүгә һәм футболга йөртәләр.
– Тирсәдәге зур спорткомплексның ишегендә берничә ел инде йозак эленеп торуына йөрәгебез әрни. Без шунда шөгыльләнеп үстек. Ә хәзер балаларны шәһәргә алып барырга кирәк. Анда йөртү өчен барлык әти-әнинең дә мөмкинлеге юк, – ди Марат борчуын җиткереп.
Галиуллиннар икесе дә Тирсә Мәдәният йортында хезмәт куялар. Авылдагы бөтен мәдәни чараларны оештыручылар да, алып баручылар да алар. Әле бу көннәрдә Яңа елга әзерлек эшләре белән яналар. Спорт яратучы авылдашлары белән хоккей тартмасын боз белән катырганнар. Олысы-кечесе биредә хоккей уйный хәзер.
Мәкаләне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының яңа санында укыгыз.
Нет комментариев