Моннан тыш 17 кеше 706 577шәр сум акча откан
Россиядә мәгълүм бер лотереянең Яңа ел тиражы нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан 10 кеше миллионер булган. Моннан тыш 17 кеше 706 577шәр сум акча откан, дип яза "Шәһри Казан".
Яңа ел тиражында 1 миллион сумлык 1 мең приз уйнатылган. Бәхетле билет ияләре – 581 катнашучы. Миллион сумлык калган 419 приз берьюлы 593 кешегә чыккан. Аларга һәрберсенә 706 577 сум туры килә дигән сүз.
Миллионерлар Мәскәүдә – 113, Санкт-Петербургта – 45, Башкортстанда – 22, Краснодар өлкәсендә 21 кешегә арткан.
Нет комментариев