Татарстанда яшәү минимумы күләме кимегән
Акча

Татарстанда яшәү минимумы күләме кимегән

Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарны имзалаган

Узган елның IV кварталы өчен Татарстанда яшәү минимумы күләме җан башына 9600 сум тәшкил иткән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарны имзалаган.

«Татарстан Республикасында 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы күләмен җан башына – 9600 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 10231 сум, пенсионерлар өчен – 7817 сум, балалар өчен  9625 сум күләмендә расларга», – диелә документта.

Әйтергә кирәк, III квартал белән чагыштырганда, яшәү минимумы күләме кимегән. Ул чагында җан башына – 9752 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 10374 сум, пенсионерлар өчен – 7919 сум, балалар өчен  9891 сум булган.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев