Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Сак булыгыз: Мошенниклар янә “кармак сала”

Алар охшаш дизайнлы дәүләт сайты булдыралар

Афериистлар яңа ысул уйлап тапканнар: алар мәктәп яшендәге һәм беренче сыйныфка барачак укучылар өчен тәгаенләнгән финанс ярдәмен алуда үз булышлыкларын тәкъдим итәләр. 

Исегезгә  төшерәбез: 21 апрельдә Федераль Җыенга җиткергән Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтеләчәген игълан иткән иде. Мошенниклар, охшаш дизайнлы дәүләт сайты булдырып, әлеге акчаларны алу өчен бирегә документларның күчермәләрен һәм банк картасы мәгълүматларын беркетергә кушалар. Тагын бер кат искәртәбез: Пенсия фонды бервакытта да карта мәгълүматларын сорамый.   

Түләүләргә килгәндә, алар әлегә бирелми. Акчалар җәйнең соңгы аенда бирелә башлар дип планлаштырыла. Август түләүләре турындагы барлык мәгълүмат Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында урын алачак. 

Зөлфия БАКАСОВА,
Әгерҗе районы Клиент хезмәте җитәкчесе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев