Хәзер минималь хезмәт хакы 13 890 сум тәшкил итә
Россиядә яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын 9-10 процентка арттыру мөмкинлеге турында фикер алышалар. Бу хакта Дәүләт Думасында чыганакка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
«Хәзер минималь хезмәт хакы 13 890 сум тәшкил итә, ә яшәү минимумы — 12 654 сум. Күрсәткечләр тугыз процентка арткан очракта, алар 15 140 сум һәм 13 793 сум тәшкил итәчәк», - диелә басма материалларында.
Нет комментариев