Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты
Акча

Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты

Шикәр комына бәяләр уртача 0,4 процентка күтәрелгән

Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты.

Россия буенча шикәр комына бәяләр уртача 0,4 процентка күтәрелгән. Россия Федерациясенең 44 субъектында бәяләр - 0,1 – 1 процентка, 12 субъектта 1,1-2 процентка арткан. 14 субъектта бәяләр үзгәрмичә калган. Шул ук вакытта 15 субъектта шикәр комына бәяләр 0,1-3,2 процентка кимегән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.

Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка (24 февральдән 1 мартка кадәр - 2 процентка) кыйммәтләнде, диелә хәбәрдә.

Чыганак

 


Нет комментариев