Россия Пенсия фонды балалар пособиеләрен һәм социаль түләүләрне иртәрәк күчерәчәк
Акча

Россия Пенсия фонды балалар пособиеләрен һәм социаль түләүләрне иртәрәк күчерәчәк

118 меңнән артык кеше түләүләрне вакытыннан алда алачак

Декабрьгә билгеләнгән балалар түләүләре һәм йөкле хатын-кызларның пособиеләре Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр биреләчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.

«118 меңнән артык кеше түләүләрне вакытыннан алда алачак. Кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алучы гражданнарга түләүләр графиктан иртәрәк күчереләчәк», – дип хәбәр иттеләр бүлектә.

Иртәгә, 29 декабрьдә, (график буенча каралганча, 2023 елның 3 гыйнварында түгел) йөклелекнең беренче атналарында исәпкә баскан хатын-кызларга, сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен, балаларын яшь ярымга кадәр тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналарга, шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләрнең балаларына айлык түләүләр киләчәк.

Айлык түләүләрне Россия Почтасы бүлекләре аша алучылар пособиене график буенча – 2023 елның 3-25 гыйнварында алачак.

Дәүләт хезмәтләре порталында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга каралган бердәм пособиегә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә 2023 елның 9 гыйнварыннан соң шәхсән тапшырып булачак.

Чыганак 


Нет комментариев