Кайбер укытучылар ай саен өстәмә 5 мең сум алачак
Моның өчен федераль бюджеттан төбәкләргә ел саен 9,6шар миллиард сум биреләчәк
Сентябрьдән колледж һәм техникум педагогларына куратор вазифасын башкарган өчен өстәмә акча түләнәчәк.
Шул рәвешле ай саен укытучылар 5 мең күләмендә акча алачак.
“Кураторлар студентларга белем бирәләр, тәрбия эше белән шөгыльләнәләр. Бу җитди җаваплылык кына түгел, өстәмә эш тә”, – дигән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән булган утырышта. Моның өчен федераль бюджеттан төбәкләргә ел саен 9,6шар миллиард сум биреләчәк.
Узган елның сентябреннән Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча түләнә башлаган иде. Алар да бу эшләре өчен ай саен 5 мең сум акча алып бара.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев