Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Банкротка чыккан банкта акчасын югалтучыларга 300әр мең сум бирелә

Акча 1 сентябрьдән бирелә башлый

Банк “шартлау”дан зыян күрүчеләргә тагын 300әр мең сум акча өләшенәчәк. Акча 1 сентябрьдән бирелә башлаячак.

Министрлар Кабинетында бөлгенлеккә төшүче банкларның клиентлары проблемаларын хәл итү буенча башкарылган эш йомгаклары турында киңәшмә үткәрелде. Эшләнгән концепция нигезендә, Республика ярдәм фонды клиентларга алты этапта булышкан инде. Шулай итеп, 6 101 кешегә барлыгы 2 миллиард сум чамасы акча түләнгән. Шул ук вакытта кертемчеләрнең 55 проценты ( 3 617 кеше) кайчандыр югалаткан акчасын тулысынча кире кайтаруга ирешкән. Яңа чаралар гамәлгә кертелгәч, мондый кертемчеләрнең өлешен 68%ка җиткерү күздә тотыла.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов акчасын югалткан кертемчеләргә ярдәм итү буенча этаплап башкарыла торган эшнең мөһимлеген искәртте. Аеруча ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә беренче чиратта ярдәм кулы сузу зарурилыгын билгеләп үтте. Бүгенге киңәшмәдә дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына югалткан акчаларын тулысынча кире кайтару һәм ике тыл хезмәтчәненә кабат 500әр мең сум күләмендә акча бирү турында карар кабул ителде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев