Банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар
Акча

Банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар

Акча хикмәтләре

Казанда банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

31 декабрьдә көндез Чистай урамындагы банк бүлеге янында бер ир-атны кыйнаганнар. Ул әлеге банкта гариза язарга җыенган булган, әмма бина янында танышларын очраткан. Ир-ат сүзләренчә, алар аннан акча таптыра башлаган. Тиздән ир-атлар арасында низаг купкан һәм моның ахыры үзара тукмашу белән тәмамланган.

Шуннан соң зыян күргән ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер анда әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Чыганак


Нет комментариев