Балалар өчен түләүләр алучылар гыйнвар аенда акчасыз калачак
Акча

Балалар өчен түләүләр алучылар гыйнвар аенда акчасыз калачак

Бары февраль аенда гына Пенсия фондыннан акчалар күчереләчәк

Яңа ел бәйрәмнәре озакка сузылганга күрә, гыйнвар аенда күчерелергә тиешле, 8-17 яшьлек балаларга булган түләүләрне Пенсия фонды декабрьдә үк күчерәчәк. Бу ай ахырында булыр дип көтелә.

Күпчелек ата-аналар бу акчаларны Яңа ел бүләкләренә сарыф итәчәк. Ә менә гыйнварда дәүләттән бернинди түләүләр дә килмәячәк. Бары февраль аенда гына Пенсия фондыннан акчалар күчереләчәк. Димәк, җәмәгать, итәк-чабуларыгызны җыеп йөрегез.

Чыганак: Шәһри Казан 


Нет комментариев