Районда транспорт чараларын йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак
Юл патруле

Районда транспорт чараларын йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак

Игътибарлы булыгыз

04 декабрьдә район территориясендә атна саен үтә торган транспорт чараларын йөртүчеләрне массакүләм тикшерү уздырылачак.

Бу юлы исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче шоферларга аерым игътибар биреләчәк.

Операциягә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең шәхси составының максималь саны җәлеп ителгән.

– Бу Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга бәйле. Атна саен Әгерҗе районында исерек шоферлар яки "хокук" тан мәхрүм ителгән машина белән идарә итүнең 1-2 очрагы ачыклана, - дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге башлыгы Олег Капилов.


Нет комментариев