Район инспекторлары иртәгә зур рейдка чыгачак
Юл патруле

Район инспекторлары иртәгә зур рейдка чыгачак

Кагыйдәләр бозучылар ачыкланачак

4 сентябрьдә районда «Тоннель» массакүләм тикшерү кысаларында профилактик рейдлар узачак.

Акциягә бик күп шәхси состав, полициянең участок уполномоченныйлары җәлеп ителәчәк. Исерек килеш руль артына утырган шоферлар ачыкланачак.

Соңгы массакүләм тикшерү вакытында узган җомгада районда ике исерек шофер ачыкланган. Аларның берсе кабат эләккән, аңа җинаять җаваплылыгы яный.


Нет комментариев