“Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесенең республика этабына барачак команда ачыкланды
Юл патруле

“Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесенең республика этабына барачак команда ачыкланды

Ул – 4нче мәктәпнең Елена Кондрашина укучылары, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары.

Бүген “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесенә йомгак ясадылар.

“Велосипедны фигуралы йөртү“дә Көчек мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Ә шәхси урыннарга килгәндә Көчек мәктәбеннән Айнур Хәмидуллин, Эльвина Садыйкова, Бимадан Злата Михайлова – беренче-өченче урыннарда.

Барлык ярышлар буенча гомуми нәтиҗә ясаганнан соң җиңүче ачыкланды. Ул – 4нче мәктәп укучылары. Икенчедә – 1нче гиназия, өченчедә – Красный бор мәктәбе.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы җитәкчесе Раушания Тимкина җиңүчеләргә велосипедлар, Кубоклар, Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

 


Нет комментариев