Әгерҗе районының яшь инспекторлары “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесендә сынала
Юл патруле

Әгерҗе районының яшь инспекторлары “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесендә сынала

Бүген 3нче мәктәптә “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесе уза.

Анда алты команда – 1нче гимназия, 2нче, 4нче, 3нче, Исәнбай, Кырынды мәктәпләре юл йөрү кагыйдәләре буенча осталыкларын күрсәтәләр. Аларга автомәктәп, ЮХИДИ, медицина хезмәткәрләре бәя бирә.

Җиңүчеләр Чаллыда узачак республика бәйгесендә район данын яклый.  


Нет комментариев