Әгерҗе районында исерек шоферларны ачыклау буенча Telegram-канал ачылды
Юл патруле

Әгерҗе районында исерек шоферларны ачыклау буенча Telegram-канал ачылды

Мәгълүматны турыдан-туры канал чатына җиткерергә була

6 октябрьдә "Telegram"да - «Әгерҗе районы юлларында иминлек " каналы оештырылды.

Каналның төп максаты-исерек шоферларны ачыклау, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

Шәһәр халкы хокук бозучылар турында мәгълүматны турыдан-туры канал чатына җиткерә ала. Урнаштырылган мәгълүмат хокук бозучыларны оператив тоту өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырылачак.

Игътибар итегез, чатта Әгерҗе районының полиция һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә бар.

Телеграм-каналга түбәндәге сылтама буенча язылырга мөмкин.


Нет комментариев