Бер секундның бәясе – кеше гомере
2026 ел куркыныч юл һәлакәте белән башланып китте дияргә дә була
Бер атнада – өч юл һәлакәте һәм өч вакытсыз өзелгән гомер... Әгерҗе районында бүгенге көнгә һәлакәт булучылы юлтранспорт фаҗигаләренең еллык фаразы артып киткән инде. Борчулы вәзгыять турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий ГЛЕЗДЕНЕВ сөйли.
– Юрий Валентинович, иң элек саннарга күз салыйк әле.
– 2024 ел безнең район өчен чагыштырмача тыныч узды. Зыян күрүчеле юлтранспорт һәлакәтләре булса да, үлүчеләр булмады. 2025 ел да тыныч кына узып бара иде. Соңгы квартал башлангач, октябрь аенда барыбызны да тетрәндергән юл һәлакәтендә өч кешенең – машина йөртүченең һәм балигъ булмаган ике баланың гомерләре өзелде.
2026 ел куркыныч юл һәлакәте белән башланып китте дияргә дә була. 22 январь көнне Песәй-Кырынды автоюлының 36нчы километрында чит ил машинасы шоферы, һава шартларын исәпкә алмаган һәм куркынычсыз тизлек сайламаган хәлдә каршы якка чыгып, КамАЗ машинасына бәрелә. Ул үзе һәм ике пассажиры урында ук һәлак булалар. Өчесе дә – Удмуртиядән. Каракүл районыннан Можгага безнең район аша барулары булган.
– Хәзер соңгы, июнь аенда булган фаҗигаләргә тукталыйк...
– Беренче ике һәлакәт бәйрәм көннәрендә, районда Сабан туйлары гөрләгәндә булды. Без ике экипаж белән дежур тора һәм юлтранспорт һәлакәтләре урыннарыннан ерак түгел идек. Әйтик, 6 июнь көнне ИжБубый авылыннан ерак түгел урында хатынкыз шофер идарә итүне югалта. Машина бару уңаенда кюветка төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Ачыкланганча, Чаллы кешеләренең өч машинада Ижауга зоопаркка барулары була. Зыян күргән автомобильдә – дүрт бала. Шулар арасыннан берсе – машина йөртүченең 13 яшьлек кызы урында ук һәлак була. Икенчесе – аның туганы авыр тән җәрәхәтләре белән вертолетта Казанга озатыла. Шуны да әйтү кирәк: әлеге участокта шартлар яхшы, бөтен билгеләр бар, юл билгеләнеше дә ачык. Хатынкыз әйтүенчә, ул су эчәргә бүленгән. Әнә шул бер секунд баланың гомере өзелүгә сәбәпче булган.
Тулаем алганда, Әгерҗе–Красный бор автоюлының беренче ун километры авария куркынычлы участок булып санала. Анда текә борылышлар бар. Кеше әлеге юлдан беренче тапкыр гына барганда аеруча игътибарлы булу таләп ителә.
Шундый ук фаҗигале секундлар 1943 елгы хатынкызның гомере өзелүгә китерә. 7 июнь көнне автомобиль юлының Рус Шаршадысына җитәрәк участогында янә автомобиль әйләнеп каплана. Идарәсен югалткан машина йөртүче, каршы яктагы хәрәкәт итү юлына чыгып, кюветка төшеп китә. Пассажирның – шоферның әнисенең ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче гомере өзелә. Аларның Яңа Чишмә районыннан Ижауга барулары була. Юлга өч сәгать элек чыкканнар. Бу очракта, бәлки, руль артында ару сәбәп булгандыр. Андый чакта туктап, ун минутлап ял итеп алырга киңәш итәбез. Машинадан чыгарга, су эчәргә яки бераз гына йоклап алырга кирәк.
Тагын бер фаҗигале көн – 12 июнь. Чаллыда яшәүченең Барҗы-Пельга авылында туганнарында кунактагы тормыш иптәше һәм балалары янына кайтуы була. Песәй-Кырынды автоюлының 28нче километрында идарәне югалтып каршы якка кюветка төшә. Кагыйдәне үтәмәгән хәлдә куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Юл тигез, коры, тизлекне чикләү куелган: сәгатенә 70 километр. Шофер – һөнәре буенча ерак араларга йөрүче, бу яклап зур тәҗрибәсе бар. Бу очракта да төп сәбәп ару булгандыр дип фаразлыйбыз.
– Быел гына алты һәлак булучы... Еллык фаразга караганда ике тапкырга күбрәк... Алга таба шундый фаҗигаләргә юл куймас өчен нинди чаралар күрелә?
– Һәр һәлакәт турында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов белән фикер алышулар булды. Илгиз Хәйдәрович җитәкчелегендә ведомствоара комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Юлтранспорт һәлакәте булган һәр участок өйрәнелеп, тиешле нәтиҗәләр ясалды. "Автотехникс" предприятиесенең оператив хезмәтен әйтеп үтү кирәк: шул ук көнне юл һәлакәтләре булган барлык участокларда да тавыш полосалары (шумовые полосы) җиһазландырылды. Әгерҗе–Красный бор автоюлының һәлакәтләр булу ягыннан куркыныч участогында (010нчы километр) тоташ билгеләнү линиясе буенча тоташ тавышлы полоса ясау турында да килешенде. Мәгълүмати щитлар куярга планлаштырдык. Шулай ук ИжБубый авылыннан чыгу уңаенда шерифбалка (юлпатруль хезмәте автомобиленең чаткылы маякларын имитацияләүче махсус сигнал җайланмасы) куелачак.
– Мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт. Машина йөртүчеләрнең сезнең киңәшләрне ишетүләрен, ә кабул ителгән чараларның бары тик файдага гына булуын телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев