Җыр бәйгесе җиңүчеләренә 600 мең сум бирелә
Кызыклы

Җыр бәйгесе җиңүчеләренә 600 мең сум бирелә

Жюрида - халык артистлары

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы мәрхүмнең туган көнендә – 15 февраль көнне булачак.

Билгеле булганча, жюри карары нигезендә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә.

Премиянең күләме – 200 мең сум. Гомуми фонд – 600 мең сум. 

Жюрида Татарстанның халык артистлары - Салават Фәтхетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Риф Гатауллин һәм Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова һ.б. булды. Жюри рәисе - Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Тулырак:


Нет комментариев