Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Кызыклы

Июнь аена сынамышлар

Сынамышларга күз салыйк, алар нәрсә вәгъдә итә?

Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак. 
Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булыр
Июнь аенда яңгырдан соң салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак. 
Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булыр
Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй коры, ә агачта корса, яңгырлы була. 
Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак. 
Карлыгач җәй башлый, сандугачтан җәй тәмамлана. 
Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак. 
Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев