ТР Яшьләр эшләре министры Әгерҗедә яшьләр сәясәте объектларын карады
Яшьлек

ТР Яшьләр эшләре министры Әгерҗедә яшьләр сәясәте объектларын карады

Иң мөһим өстенлекле юнәлешләрнең берсе

Бүген Әгерҗе районында эшлекле сәфәр белән ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов булып китте. Ул берничә объектны карады: "Ровесник" яшүсмерләр клубы, "Авангард" яшьләр үзәге һәм "Алмалы" балалар лагере.

Шулай ук Тимур Җәүдәт улына Әгерҗедә төзеләчәк яңа яшьләр үзәгенең проектын тәкъдир иттеләр. Алга таба "Алмалы" балалар лагеренда министр район җитәкчелеге белән бергә балалар, педагоглар белән очрашты, аларны урнаштыру шартларын карады һәм туклану сыйфатын белеште.

- Балаларның ялын лаеклы дәрәҗәдә оештыру - безнең иң мөһим өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Без, балалар өчен уңайлы ял оештыру буенча барлык таләпләрне үтәп, Роспотребнадзор, муниципалитетлар һәм лагерьлар җитәкчелеге белән актив эшлибез. Бу сорау республикабыз Президентының шәхси контролендә тора», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.


Нет комментариев