«Татар кызы-2020» финалында Әгерҗе кызлары көч сынаша
Яшьлек

«Татар кызы-2020» финалында Әгерҗе кызлары көч сынаша

Әгерҗе данын яклыйлар

2 августта Ижауда узачак «Татар кызы-2020» республика конкурсының финалында, берничә сайлап алу этабын узган сигез татар кызы белән бергә, Әгерҗе данын яклап Гүзәл Галиуллина һәм Рузилә Акбашева катнашачак. 

Рузилә Акбашева  Әгерҗедә туып-үскән, 4нче мәктәпне тәмамлаган. Ул хәзерге вакытта Ижауда Самара дәүләт университеты филиалында белем ала. Гүзәл Галиуллина – Көчек авылы кызы, Удмурт дәүләт университеты студенты.

Шулай ук быел беренче мәртәбә нәниләр арасында «Нәни Асылташ» бәйгесе үткәрелә. Җиңүче титулы өчен алты кыз көрәшәчәк. Финалда катнашучылар бер-берсе белән гүзәллек, күркәмлек, сөйкемлелектә генә түгел, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белү буенча да ярышачак.

Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. 


Нет комментариев