Лимузин урынына велосипед: Әгерҗедә гадәти булмаган туй үтте
Яшьлек

Лимузин урынына велосипед: Әгерҗедә гадәти булмаган туй үтте

Мәхәббәт һәм тугрылык билгесе - шлемнар

Бүген, 7 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Әгерҗе муниципаль районы ЗАГС бүлегендә гадәти булмаган никах теркәлде. Яңа өйләнешкән ирле-хатынлы Илдар Хисамов һәм Наталья Шәрипова тантанага велосипедта килгәннәр. Бернинди фата һәм күбәләк-галстук та, бернинди ак күлмәк һәм үтүкләнгән кара чалбар да юк - аның каравы, велосипедчыларның тулы экипировкасы: велокостюм, кроссовкалар һәм, әлбәттә, шлем. Ә лимузин урынына - велосипедлар.

Наталья һәм Илдар әгерҗелеләргә велоспорт яратучылар буларак яхшы таныш. Транспортның нинди дә булса башка төрендә аларны күз алдына да китереп булмый.

"Кышын да, җәен дә велосипедта", - ди алар турында матур һәм онытылмас тантананы теркәгән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.

Гадәттәгечә, балдаклар белән алмашынгач, Илдар һәм Наталья бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп шлемнар кидергән.


Нет комментариев