Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары педагог Татьяна Шәймәрданова җитәкчелегендә Әгерҗедәге күпкатлы йортларның подъездларына рәсемнәр төшерәләр.
Яшь рәссамнар Эльнар Заһидуллин, Дарина Филанюк, Дима Парафин, Валерия Хәсәнова, Илья Светлаков, Рәзил Вәлиуллин ясаган рәсемнәргә йорт хуҗалары да сокланып карап туймыйлар. Аларның рәсемнәре бер-берсен кабатламавы белән дә үзенчәлекле. Яшүсмерләр фантазияләрен эшкә җигеп, берсеннән-берсе узышып матурлык тудыралар.

Нет комментариев